Традицион призывник көнен 19 октябрьдә үткәрергә ниятләнә. Ә беренче җибәрү 22 октябрь көнне булачак. Егетләрнең төрле яшлеләре бар – кемгәдер 18 яңа гына тулды, кемдер югары белем алу йортларын бетерде. Югары белемле егетләргә контракт буенча хезмәт итәргә тәкъдим ителде. Алар ике ел хезмәт итәчәкләр, аның каравы алар хезмәт итү шәһәрен үзләре сайлыячаклар, яхшы түләү хакы алачаклар, тулай торакта торачаклар.