Мәдәният йортының фойесында «Яшьләр дөньясы» үзәге эшчеләре Халыкара өлкәннәр көненә багышланган “Изгелек эшлә” акциясен үткәрделәр. Акция барышында өлкәннәргә бәйрәм символикасы белән беләзекләр, Татарстан флагы төсенә туры килгән тасмалар һәм кечкенә чәчкә бәйләмен бүләк иттеләр. Концерт залында М.Г.Хәсиятуллин сәламләү сүзеннән соң Баулы районы башлыгы исеменнән Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Баулыдагы урынлы оешмасы рәисе О.Н.Лыковага, Россиянең пенсионерлар Союзының урынлы бүлеге рәисе А.С.Сәмигуллинага, Баулы районы ветераннар Советы президиумы әгъзәсе, Бөтендөнья татарлар конгрессы башкарма комитетының урынлы бүлеге рәисе Р.З.Шәраевага рәхмәт хатлары тапшырды. Һ.б.