Бүген Баулы районы мөхтәсибәте, Рус православие чиркәүенең изге Серафим Саровский мәхәлләсе һәм Баулы муниципаль районы арасында хезмәттәшлек турында килешүнамәгә кул кую чарасы узды.
Документ астында үз имзаларын район башлыгы Рамил Гәтиятуллин, районыбыз имам-мөхтәсибе Әнвәр Хәмитов һәм православие гыйбадаханәсенең башлыгы Олег Иванов куйдылар.
Ике як та халыкны яктырту өлкәсендә, социаль ярдәм өлкәсендә ярдәм күрсәтүдә, хәйрия һәм шәфкатьлектә үзара йогынты ясау өлкәсендә бергә эшлиячәк.