Баулы хастаханәсенең профком, администрация һәм эшчеләре ярдәмендә концерт, бүлекләр буенча чәй эчү оештырылды. Шулай ук хастаханә администрациясе ветераннарны акчалата бүләкләде. Котлау сүзе белән баш табиб урынбасары Сафаров М.Р., профком рәисе Гайсина Л.Х., хастаханә ветераннар советы рәисе Сәитова Г.А. чыгыш ясадылар.