ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова брифингта билгеләп узганча, шимбә Казанда һәм Чаллыда уза торган авыл хуҗалыгы ярминкәләренә волонтерлар килә башлады. Алар өлкәннәргә продуктларын өйгә кайтарырга булыша. Моннан тыш, аларны төрле хәйрия акцияләре көтә. Өлкәннәр өчен район һәм шәһәр округлары башлыклары белән тантаналы очрашулар оештыру планлаштырыла. Өлкәннәр төрле концертлар карый ала, муниципаль берәмлекләр башлыкларыннан бүләкләр тапшыру күздә тотыла.
Өлкәннәр декадасында Татарстан пенсионерларына көнкүреш хезмәтләренә ташламалар ясыйлар. Автоостаханә, мунча, чәчтарашханә, такси хезмәтеннән кулланырга була.
Җирле үзидарә органнары вәкилләре картлар һәм инвалидлар интернат-йортларда, психоневрология интернатында, балалар йортында булачак. Сәнәгать предприятиеләрендә тармак ветераннарына хөрмәт күрсәтәчәкләр. Калган ветераннарны эш урыннарында бәйрәм өстәлләре, концерт һәм бүләкләр көтә.
9 октябрьдә өлкән гражданнарга бушлай юридик ярдәм һәм хокуклар турында аңлату көне узачак. Чараны Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белән бергә Россия Юристлар ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге оештыра.
ТР мунициплаь берәмлекләр территориясендә вакансияләр ярминкәсе узачак. Э.Зарипова белдергәнчә, кайбер эш төрләренә яшь гражданнар игътибар итми, ә пенсионерлар өчен ул менә дигән эш булып куя.
Өлкән яшьтәге кешеләрне өченче буын университет программасы һәм «Интернет-долголетие» программасы буенча компьютер белеменә өйрәтү дәвам итәчәк.
Медицина учреждениеләрендә ятучы өлкәннәрне шулай ук бәйрәм белән котлап бүләкләр тапшырачаклар. Шәһәр һәм район үзәкләрендә бергә 50 һәм 60 ел яшәгән гаиләләрне бүләкләү тантанасы булачак. Волонтерлар бригадасы өлкәннәрнең торакларын кышка әзерләү акциясен үткәрә.
Озын гомерле өлкәннәрне бүләкләү тантансы булачак. Бөек Ватан сугышы ветераннары, 90 яшьлек юбилейдан башлап, РФ Президенты котлауларын алачак. Башка бик күп чаралар үткәрү планлаштырыла.