Баулы районында уҗым хәле тәнкыйти. Бу турыда районыбызның авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре өчен киңәшмәсендә әйтелде.
Чарада Баулы район башлыгы Рамил Гәтиятуллин катнашты. Сентябрьгә килгән кызу һава торышы киләсе ел уңышына негатив чагылачак. Уҗымның бер өлеше чыкмаган, икенче өлеше - үсеп үзып киткән. Шуңа күрә аграрийлар түземсезлек белән яңгырлар һәм салкын көннәрне көтәләр.