Өлкәннәр көне алдыннан 2015 елның 29 сентябренда бик күркәм гаилә - Закировлар Алтын туйларын билгеләп үттеләр. Ревмас Лукман улы һәм Регина Соппух кызы матур гаилә булып, бер- берсен яратып һәм аңлашып, илле ел бергә тату гомер кичерәләр, акыллы ул тәрбияләп үстергәннәр.
Әлеге тантаналы көндә аларны алтын туйлары белән котларга ГХАТ бүлеге җитәкчесе Сирена Мурсалимова, юбилярларның хезмәттәшләре Эльвира Хусаинова, Гульнара Ситдиков, балалары килде. Ревмас Лукман улы һәм Регина Соппух кызы мактаулы юбилярлар китабына кул куйдылар, аларга истәлекле бүләк, чәчәк бәйләмнәре тапшырылды.