Баулының бадминтончылары осталыкларын күтәрделәр

2015 елның 27 сентябре, якшәмбе
Кичә «Баулынефть» НГТИнең цехлары арасында 9нчы спартакиада кысаларында бадминтон буенча ярышлар узды. Нәтиҗәдә 8 катнашкан төркем арасында идарәнең аппарат җыелмасы беренче урын алды, ЦДНГ-1 – икенче, ә ЦДНГ-2 – өченче урыннарга ия булдылар. Шәүси сынауларда беренче урынга Фәридә Уразметова (аппарат) лаек булды, икенче урын – Лилия Шаһапова (ЦДНГ-1), өченче урын – Венера Хәйруллина (ЦДНГ-4). 35 яшьтән кече булган ир-атлар арасында – Илнар Хәйруллин беренче урында, Ришат Мәҗитов – икенче урында, Илмир Сәбиров – өченче урында. 35 яшьтән өлкән булган спортчылар арасында беренче урынга Алекс Каюмов (аппарат) ия булды, икенче урында – Рөстәм Сәетгәрәев, өченче урында – Сергей Зарытов (ЦДНГ-2).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International