Мәктәпкәчә яшь – балачакның бигерәк тә мөһим вакыты – шәхес формалаша һәм сәламәтлек нигезе салына. Бу вакыт гомум белем алуның беренче буыны булып тора.
Бүген Баулы районында мәктәпкәчә белем бирү программасын реализацияләүче 25 белем алу йортлары, 556 укытучы (шул санда мәктәкә кушылган тәрбиячеләр) бар. Аларның күбесе үз эшендә уңышка ирешкән. Тәрбияче – профессия генә түгел, сәләт тә, чөнки балаларны тәрбияләү – профессиональлекне, мәхәббәтне, киң карашны тәлап итүче мөһим дәүләт эше ул.
Барлык тәрбиячеләргә армый-талмый хезмәт күрсәткән, эшенә тугъры булган, балалар иминлегенә карата кайгыртучанлык күрсәткән өчен рәхмәт сүзен җиткерәм! Сезгә корычтай сәламәтлек, бәхет, авыр, ләкин кызыклы, намуслы эшегездә уңышлар телим. Тормышыгыз якыннарыгыз, туганнарыгыз, тәрбияләнүчеләр, коллегаларыгыз җылылыгы һәм мәхәббәте белән тулып торсын.
Баулы муниципаль районы башлыгы Р.Х.Гәтиятуллин