Кичә «Нефтьче» стадионында елсаен үткәрелә торган «Милли кросс» бөтенроссия акциясе узды. Оештыручылар сүзе буенча, йөгерештә 800дән артык кеше катнышты – шәһәр һәм авыл укучылары, төрле оешмалар эшчеләре, шулай ук өлкән яшьтәгеләр һ.б. Дистанция 500 метр һәм ике километрга ча тәшкил итте.
Укучылар арасында «Милли кросс - 2015» җиңүчеләре:
– 2-4 сыйныфлар – Ралина Курбангулова (№7 мәктәп) һәм Камил Тохбатуллин (№2 мәктәп), Тимур Әхмәтҗанов (татар гимназиясе);
– 5-6 сыйныфлар – Мария Тихонова (Покровско-Урыстамак мәктәбе) һәм Алексей Кульгутин (№2 мәктәп);
– 7-8 сыйныфлар – Диана Галиулина (3нче мәктәп) һәм Эдгар Захаров (№6 мәктәп);
– 9-11 сыйныфлар – Юлия Тихонова (Покровский Урыстамак) һәм Константин Дегтярёв (аграр колледжы).
Оешмалар эшчеләре арасында җиңүчеләр:
– 18-35 яшь – Марина Петрова һәм Александр Демидов (НГДУ «Баулынефть»);
– 36-50 яшь – Әлфия Газизова (НГДУ «Баулынефть») һәм Руслан Зәрипов (МВД бүлеге);
– 57-70 яшь – Татьяна Вәлиева (агроколледж) һәм Виталий Евсеев;
– 70 яшьтән өлкән – Чолпан Фәтхуллин.