Баулыда эчке эшләр министрлыгының почетлы ветеранын 85 яше белән котладылар

2015 елның 26 сентябре, шимбә

Бүген Баулы районы ветераннар Советы рәисенең урынбасарына Гәлиәкбәров Әнвәрд Фатыховичка 85 яшь тула.

Гәлиәкбәров Әнвәрд Фатыхович – ТР эчке эшләр министрлыгының почетлы ветераны, ул утыз елдан артык эчке эшләр органнарында эшләгән. Күпсанлы ТР һәм Россиянең күкрәк тамгасы һәм истәлекле медальләр белән бүләкләнгән. Бүгенге көндә Гәлиәкбәров гаиләсендә 2 бала, 5 онык һәм 4 оныкча бар. 2011 елда Гәлиәкбәровлар “бриллиант” туйларын билгеләп үттеләр.

Бүген юбилярны котлар өчен район башлыгы урынбасары М.Г.Хәсиятуллин, Совет Аппараты җитәкчесе Р.Г.Хәмидуллин, Баулы эчке эшләр бүлеге начальнигы Р.С.Лавров, полиция бүлегенең ветераннар Советы рәисе Хәмит Зәйнәгетдинов, Әнвәрд Фатыховичның дуслары һәм туганнары килделәр. Миңнефоат Гәлимуллович Баулы районы башлыгы Р.Х.Гәтиятуллин исеменнән рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International