26 сентябрь көнне "Уязы-тау" тауда чаңгы шуу комплексы янында "PARAFEST OPEN OF TATARSTAN - 2015" традицион парапланеризм фестивале узды. Бу елны фестиваль сигезенче тапкыр үткәрелде. Фестиваль оештыручылары яшьләр эше бүлеге һәм Баулының "FLYDAY" парапланер клубы булдылар.
Барлыгы чарада 8 шәһәрдән (Уфа, Тоймазы, Октябрьский, Урыссу, Әлмәт, Азнакай, Бөгелмә, Баулы) 20 очучы катнашты.
Нәтиҗәләр: 1 урын - "AZFLY" клубы (Азнакай); 2 урын - "FLYDAY" клубы (Баулы), җитәкчеләре - О.Н. Назаров, 3 урын - "Gefest" (Уфа). Җиңүчеләр дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр.