Баулыда корбан итеннән бәйрәм ашларын пешерәләр

2015 елның 25 сентябре, җомга

Иртән-иртүк Баулы мөселманнары мәчетләргә юл тоттылар. «Гали» мәчетендә Фәннур хәзрәт Шәмсетдинов үзенең бәйрәм вәгазендә һәркем сагынып көтеп алган Корбан гаетенең мөһимлеге турында сөйләде, Аллаһка барлык булган яхшылыклар өчен рәхмәтләр укыды. “Гали” мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Шәмсетдинов Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның котлавын җиткерде. Котлау белән Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллин дә чыгыш ясады. Иртәнге сәгать җидедә гает намазы укылды. Аннары бәйрәмдә катнашучылар корбан чалу мәйданчыгына юнәлделәр. – Бүген без корбан итеп чалырга сарык китердек, – дип сөйләде «Хезмәткә дан» хәбәрчесенә Рима Яруллина. – Тәүбә иткәннәребезне аллаһы тәгалә кабул итсен, барыбызга сәламәтлек, күңел тынычлыгын бирсен.

Шулай ук балалар өчен дә бәйрәм оештырылды. Барлык теләүчеләр сый-хөрмәт авыз итә алдылар – баллы мамык, торт белән чәй һәм күңел ачу өчен – батут. Бәйрәмнең дәвамы 25 сентябрь көнне сәгать 13:00. Чарада пылау һәм татар шурпасы булуы көтелә. Бәйрәм балалар һәм ата-аналар өчен оештырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International