25 сентябрь көнне “Бердәм Россия” партиясенең Баулыдагы урынлы бүлегенең иҗтимагый кабул итү кабинетында Бөтенроссия халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне кысаларында бушлай юридик консультациясе үткәреләчәк.
Бу көнне баулыларны әлеге график буенча кабул итәчәкләр:
– нотариус Оксана Титова – 8:00-11:00
– адвокат Игорь Ильинов – 11:00-14:00
– прокуратура эшчесе – 14:00-16:00
Кабул итү Баулы шәһәре, Горюнов урамы, 14нче йорт адресы буенча булачак.