Корбан гаете мөбарәк булсын!

2015 елның 23 сентябре, чәршәмбе

Барлык Баулы мөселманнарын изге Корбан бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм!

Бу бәйрәм көннәрдә безнең районыбыз мәчетләрдә тантаналы азан ишетелә, барлык мөселманнар Аллаһы Тәгаләгә багышлап дога кыла. Корбан бәйрәме өлкәннәргә кадер-хөрмәт күрсәтергә, мохтаҗларга ярдәм итәргә, якын кешеләр турында кайгыртырга, балаларда иман һәм игелек тәрбияләргә өйрәтә. Әлеге изге бәйрәм дөньяның үзе кебек үк борынгы хакыйкатьне хәтеребезгә төшерә: малы күп булган түгел, якыннары белән бүлешкән кеше генә чынлап бай була.

Горурланып әйтә алабыз, Баулы мөселманнары башка конфессия вәкилләре белән гасырлар буе дус-тату яшиләр, моның белән җәмгыятьтә үзара аңлашуны һәм тынычлыкны ныгытуга зур өлеш кертәләр. Киләчәктә дә шулай булыр дип ышанам.

Кадерле баулылар! Сезне ихлас йөрәктән изге бәйрәм белән тәбрикләп, Корбан гаете йортларыгызга – бәрәкәт, гаиләләрегезгә бәхет китерсен дип телим. Барыгызга да саулык-сәламәтлек, күңел тынычлыгы насыйп булсын.


Баулы муниципаль районы башлыгы
Рамил Гатиятуллин
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International