24 сентябрь көнне мөселманнар Корбан-бәйрәмен билгеләп үтәләр

2015 елның 21 сентябре, дүшәмбе

24 сентябрь көнне мөселманнар Корбан-бәйрәмен билгеләп үтәләр. Бәйрәм өч көн дәвамында булачак. Баулылыларны шәһәребез мәчетләренә корбанга чалынган мал итен авыз итәргә чакыралар. “Гали” мәчете имамы Илдар хәзрәт Шәмсетдинов сүзләре буенча, 24 сентябрь көнне барлык теләүчеләр шурпага килә алачак. Мәҗлес сәгать 11:00 башланачак. Ә 25 сентябрь көнне шурпа һәм плов әзерләнечәләк, теләүчеләрне сәгать 13:00 көтәчәкләр. Шул ук көнне җомга намазыннан соң мәҗлес “Өмет” мәчетендә оештырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International