Ике җиңүче җырчы Морат Тхагалегов концертына билет отачак. Концерт 22 сентябрь көнне сәгать 19:00 Баулының Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында булачак.
Бәйгедә катнашыр өчен “Хезмәткә дан” газетасы белән селфига төшәргә кирәк, һәм фотоны slava_trudu@bk.ru электрон адресына җибәрергә кирәк. Җиңүчеләр исеме 22 сентябрь көнне сәгать 12:00 газетаның сайтында игълан ителәчәк. Билетларны тапшыру сәгать 17:00 газетаның редакциясендә булачак (Баулы шәһәре, Пионер урамы, 9нчы йорт).