Баулының укучылары яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр

2015 елның 21 сентябре, дүшәмбе
Казанда “Алга, юнармеецлар” хәрби-спорт уенның зональ уены узды. Чарада Баулының 5нче мәктәп төркеме катнашты. Ярышларда теоретик бәйге, 60 метрга йөгерү, гранат типчертү, кызлар өчен гәүдәне бөгү һәм малайлар өчен – тартылу, модернизацияләнгән Калашников автоматы магазинын җыю, хәрби тактик уен кебек этаплар узды. Баулы төркеме икенче урынга лаек булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International