Кайбер гашыйклар саннар магиясенә ышаналар, ләкин 15.09.2015 көнне туй үткәрергә берсе дә теләк белдертмәде. Мәсәлән, Яр Чаллы шәһәрендә 12 пар никахлашу таныклыгында бу имеш матур дата торуга теләк белдерттеләр. Ел ахырына кадәр гаиләнең беренче документы өчен тагын берничә “матур” дата бар – 10.10.2015, 11.11.2015, 12.12.2015. Баулының ГХАТ бүлеге начальнигы Сиринә Морсалимова сүзе буенча, бу даталарда туй үткәрүчеләр юк.