Баулының күпфатирлы йорты 60 еллык юбилеен билгеләп үтте

2015 елның 24 августы, дүшәмбе

Әлеге йорт 1955 елда «Баулынефть» НГТИ эшчеләре өчен төзелде.

Хәйруллинар, Харисовлар, Гәрәевлар гаиләләре бу йортта нигезләнгән көннән үк яшәп киләләр. Озак яшәүчеләр санында тыл хезмәтчесе Алексеев Василий һәм Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны Хәйруллина Гөлчирә. Бу гаиләләр рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Йортның юбилеена багышланган бәйрәмгә Баулы районы администрациясе вәкилләре дә килеп иреште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International