Баулы районында ЮХИДИ хезмәткәрләре шикле автомобиль тоткарлаганнар

2015 елның 21 августы, җомга

Әлеге автомобильне тикшерү вакытында салон эчендә үзенчәлекле исле яшел төстәге пакет табылды. Бу факт буенча җинаять эше кузгатылды. Машина белән идарә итүче һәм аның ике пассажиры наркотик матдә белән исергәннәре ачыкланды. Транспорт чарасы штраф тукталышына куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International