20 август көнне туган якны өйрәнү музеенда “Без җиңү шатлыгын тойган” спортчыларның ике буыны очрашуы узды. Очрашуга шәһәребезнең футбол ветераннары һәм яшь спортчылар – хаккейчылар килде. Ветераннарның шәхси архивыннан алынган каралы-аклы фотосурәтләрдән видеотәкъдир әзерләнелде. Балалар «Нефтьче» стадионы элекеге күренеше, 50-70 елларда футбол төркеменең киеме нинди булганын белделәр, матчларның фрагментлары белән таныштылар.
Кызыксыну белән яшь хоккейчылар Беляев Г.С, Дюкарев С.И, Гаязов Р.А,, Мурзакаев В.М., Андриянов Ю.Н. кебек футбол һәм спорт ветераннары, спорт матчлары комментаторы Зотагин П.А. истәлекләрен тыңладылар.