Гран-Прига баулылы Анатолий Калашников ия булды, аны гитара белән бүләкләделәр. Ул “Кадерле дусларыма” дигән җырны башкарды. Аны Валентина Журавлёва белән бергә язган, ул музыканы язган булса - Валентина Журавлёва – сүзләрен.
Баулылардан башка, чарада Лениногорск, Азнакай, Октябрьский, Самара, Мәскәүһ.б. шәһәрләрдән авторлар-башкаручылар катнашты. Алар арасында иң яше – сигез һәм ун яшьле балалар. Бүләкләү тантанасында башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина катнашты. Шулай ук хөрмәтле кунак буларак Татарстанның Дәүләт советы депутаты Альберт Хабибуллин да чыгыш ясады.