Аның белән бергә шулай ук авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов, «Татнефть» ҖЧҖның генераль директоры Наиль Маганов һәм Баулы районы башлыгы Рамил Гәтиятуллин булдылар.
Рөстәм Нургалиевич Потап-Томбарлы авылы янында механизаторлар, авыл хуҗалыгы предприятияләренең җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары белән очрашты. Аның килүенә берничә фермер стендлар урнаштырып үз продукцияләренең күргәзмәсен оештырдылар. Күргәзмә белән танышу барышында Рөстәм Миңнеханов фермерлар белән аларның проблемалары булуы турында әңгәмә корды. Шул ук вакытта президент вазифаларын башкаручы баулыларга сөт җитештерүенең түбән күрсәткече буенча кисәтү ясады. Ә Баулы районы башлыгы Рамил Хәкимуллович кадрлар җитмәүенә игътибар ясады. Авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов Баулы районында кирәкле күләмдә техника булмауын билгеләп үтте – бу кыр эшләре вакытында уңайсыз фактор булып тора. Һ.б.