Баулыга керү юлында чит ил машинасы баганага бәрелгән

2015 елның 6 августы, пәнҗешәмбе

Дәүләт автоинспекторларының сүзенә караганда, юл һәлакәте моментында Шевроле Круз машинасы белән 25 яшьлек Ырынбур өлкәсендә яшәүче хатын-кыз идарә иткән, пассажир буларак янында аның тормыш иптәше иде. Узуга чыгарга теләгән хатын-кыз әлеге маневрны ясап булмауын ачыклагач, яңадан үз рәтенә басырга теләгән, ләкин автомобильнең зурлыгын күзалламаган. Нәтиҗәдә - юл читенә чыгып идарә итүен югалтып, ул баганага барып бәрелгән. Ир-ат белән хатын-кыз исән-сау – алар куркынычсызлык каешы белән эләктерелгәннәр иде. Хастаханәгә ятудан баш тарттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International