“Гали” мәчетендә малайлар өчен көндезге лагерь оештырылган булса, “Өмет” мәчетендә – кызлар өчен. Барлыгы 70 бала ял иткән. Һәр ел саен балалар саны артып кына килә. Смена вакытында, ислам нигезенә өйрәтүдән башка, уеннар, бәйгенамәләр, кул осталыгы буенча укулар оештырылды. Балаларны иртән һәм төшке вакытта ашаттылар. Смена ябылу көнендә балаларны татлы ризык белән күңелләрен ачтылар, бүләкләр өләштеләр.