Зал халык белән тулган иде. Авылдагыларның сораулары күп җыелган, аларның иң мөһиме – нефтьчеләрнең су белән тәэмин итү территориясендә вышка кую нияте. «Татойлгаз» вәкилләре чишмәне саклап калырга сүз бирделәр. Ләкин халык сайлау формасында барыбер дә вышка куймавын тәлап итеп, әлеге сорауны яптылар. Шулай ук зират, юллар, яктырту сораулары каралды әлеге гражданнар җыенында.