“Нигә барысына да мәктәпкә 1 сентябрьдә барырга? Уку елын 15 сентябрьдән башларга була”, – дип сөйләгән Игорь Левитин Воронежда туризм үсешенә багышланган утырышта.
Ил башлыгы ярдәмчесе билгеләп узганча, Көнбатыш Европа илләрендә, территорияләрнең туристик куәтен файдалану максатыннан, “беренче кыңгыраулар”ны мәктәпләрдә 15-20 сентябрьгә күчерәләр.
Әмма әлеге тәкъдим РФ Мәгариф һәм фән министрлыгында хуплау тапмаган: министрның беренче урынбасары Наталья Третьяк бу төр үзгәрешләрнең максатка ярашлы түгеллеге турында белдергән.
Искәртеп үтик: яңа уку елын 1 сентябрьдән башлау традициясе Россиядә 1935 елда барлыкка килә. Хәзер бу көнне барлык, шул исәптән югары уку йортларында, беренче даими дәресләр уздырыла. Моннан тыш, 1984 елдан башлап 1 сентябрь илдә Белем көне буларак билгеләп үтелә.