Чара Мәскәүдә Удмуртия Елы, П.И. Чайковскийның тууына 175 ел тулуы һәм Удмуртия дәүләтчелегенә 95 яшь тулу кысаларында үткәрелде.
Баулы артистлары сәхнәдә Удмуртиянең иҗади коллективлары һәм солистлары белән бергә чыгыш ясадылар.
Чарада шулай ук удмурт милли ашларның дегустациясе оештырылган иде. Паркта иҗади мәйданчыклар, күргәзмәләр, мастер-класслар, милли уеннар, ярминкәләр, этнодискотека үткәрелгән иде.
Бәйрәмнең махсус кунаклары – Россиянең Халык артистлары Варвара, Надежда Крыгина, Лариса Трухина, Валентина Пудова иделәр.