Штрафлар турында белмәсәң дә, түләргә мәҗбүрсең син

2015 елның 2 августы, якшәмбе

Татарстанның Дәүләт автоинспекциясе искә төшерә: вакытында түләнмәгән административ штраф өчен җитди җәза каралган.

Штраф түләү вакыты алтмыш көннән артмаска тиеш. Түләмәгән чакта административ штраф икеләтә артачак, яисә 15 тәүлеккә кулга алыну яисә 15 сәгать мәҗбүр эшкә керү.

Мәсәлән, 7 июль көнне Баулыда хөкем алдында 21 яшьлек машина йөртүче җавап тотты. Аның очрагында 500 сум күләмендәге түләнмәгән штраф өч көнлек арестка әверелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International