Элегрәк Гәндәлия апа Баулының Комсомол урамында яши иде, аннары 10 ел элек кызы аны Октябрський шәһәренә үзенә алып китте. Баулыда гаиләсе белән аның улы тора.
Юбилярны котлар өчен район башлыгы урынбасары Миңнефоат Хәсиятуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илмира Хөснуллина килделәр. Тәбрикләү сүзе белән аңа истәлекле бүләк тапшырдылар.
Бәйрәм табыны алдында балалар һәм оныклар җыелды.