Татарстанда су төбенә киткән "Булгария" корбаннарын искә алалар

2015 елның 10 июле, җомга
Бүген Кама Тамагы районының Сөйки авылында Идел ярында урнашкан мемориаль комплекста 2011 елның 10 июлендә "Булгария" теплоходы суга батканда үлүчеләрне искә алалар. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә Сөйки авылы җирлеге башлыгы Людмила Сахарова хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, мемориаль комплекс янында сәүдә палаткалары урнаштырылган, анда һәлак булучыларның туганнарын һәм мәтәм чарасында катнашучыларны бушлай ашату оештырыла. Искә алу гыйбадәтләре мәчет һәм чиркәүдә уза. Анда һәлак булучыларның туганнарыннан тыш, район җитәкчеләре дә катнаша.

Су төбенә киткән теплоход корбаннары истәлегенә суга венок һәм чәчәкләр төшерелә.  Л.Сахарова сөйләгәнчә, "Булгария" суга батканда һәлак булган 28 бала истәлегенә, өч ел элек мемориаль комплекс янда алмагачлар утыртылган. Авыл кешеләре карап торган алмагачлар инде шактый үскән.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International