Бөтенроссия гаилә һәм мхәббәт көне белән

2015 елның 8 июле, чәршәмбе

Бәйрәм Петр һәм Февронии Муромлылар хөрмәтенә оешкан. Алар чын мәхәббәт һәм тугрылык символы, никахның химаячеләре булып торалар.

Бу көннең популярлыгы ел саен арта бара, чөнки күбесе өчен гаилә һәм мәхәббәт мөһим булып калалар. Гаилә рухи, милли һәм мәдәни гадәтләрнең саклаучысы. Төпле, сәламәт гаилә – көчле илнең нигезе ул. Нәкъ шуның өчен гаилә һәм социаль-демографик мәсьәләләр дәүләт хакимиятенең даими күзәтүендә.

Зур рәхмәтемне күпбалалы, ятимнәр йортыннан алып үстергән, озак еллар бергә яшәгән гаиләләргә белдерәм. Сезнең гаиләләрегездә мәхәббәт яшәсен, үзара аңлашканлык булсын. Корычтай сәламәтлек, иминлек, зур гаилә бәхете телим!

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык
хәле актларын теркәү идарәсе
начальнигы  Шәвәлиева А.Р.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International