«Созвездие – Йолдызлык» фестиваль хәрәкетенең иҗади сменасы 1-18 июль көннәрне булачак. Программага мастер-класслар, хореография, сәхнәләштергән хәрәкәт һәм эстрада вокалы, экскурсияләр кергән.
Смена вакытында 3 концерт оештыруы ниятләнә: 5 июль көнне Кара диңгез хәрби флотының диңгезчеләре өчен (Севастополь шәһәре), 8 июль көнне – “Артек” халыкара балалар үзәгендә концерт, 11-12 июль көннәрне «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең җиңүчеләре концерты.Кырымга шулай ук Баулы сәнгать мәктәбенең “Даринки” вокаль ансамбле балалары (укытучы Вәлиев Р.А.) да чакырылды. Искә төшерик – әлеге ансамбль «Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә I дәрәҗәдәге лауреат исеменә лаек булды.