Сабирҗан Әхмәтгәрәевич Ерак Көнчыгышта Тын океаны флотында хезмәт иткән, 1950 елның Төньяк Корея компаниясендә катнашкан. Лаеклы ялга охрана бүлегеннән чыккан, ветеранның гомуми стажы 44 ел. “Германияне җиңгән өчен” медаль һәм юбилей медальләр белән бүләкләнгән.
Әхмәтгәрәевларның бер улы бар, ике оныгы һәм өч оныкчысы.
Баулы районы башлыгы Рамил Гәтиятуллин ветеранга озын гомер теләп Россия Президенты исеменнән килгән котлау хатын һәм истәлекле бүләген тапшырды.