Баулылар «Чатыр тауда жыен» фольклор фестивалендә чыгыш ясыячаклар

2015 елның 1 июле, чәршәмбе

Чатыр-тау Азнакай, Әлмәт, Бөгелмә, Сарман, Питрәч, Черемшән, Апас, Ютазы, Баулы, Арча, Тукай районнары, Башкортостан һәм Чуваш республикалары, Самара өлкәсе, Кырым һәм Төркия иле вәкилләрен каршы алачак. Бәйрәмне Казанның “Сорнай” фольклор ансамбле да бизиячәк.

Баулы районын исә Кзыл-Яр авылының “Нәүрүз” фольклор ансамбле һәм Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортының гармунчылар ансамбле тәкъдим итәчәк.

Чара сәгать 10:00 Чатыр-тауда сәхнәләштергән тамаша белән башланачак. Ә сәгать 16:00 Азнакайның Ишкәев исемендәге ял итү паркында фольклор коллективларның гала-концерты үтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International