30 яшьлек Гөләмҗан Матуразов ришвәтчелектә гаепләнә. 6 апрель көнне, Матуразов, ВАЗ-2107 транспорт чарасы белән идарә иткәндә, ДПС инспекторы белән туктатыла. Туктату сәбәбе – дәүләт теркәү билгеләре укылмый торган хәлдә булу. Җаваплылыктан качу максаты белән Матуразов ДПС инспекторына 1 мең сум күләмендә ришвәт бирергә карар кылган. Ләкин инспектор җинаятьченең эшен туктаткан. Матуразов үз гаебен таныды. Хөкем дәүләт кеременә 30 мең сум күләмендә Матуразовка штраф билгеләгән.
Баулы шәһәр прокуратурасы