Бүген Казанда үткән президент праймеризы барышында өч кандидатура билгеләнде. Алар “Бердәм Россия” партия конференциясендә каралачаклар.
Баулы районыннан праймеризка 30 кешелек делегация барды. Алар арасында Баулы районы башлыгы Р.Х.Гатиятуллин, Совет Аппаратының җитәкчесе Р.Г.Хәмидуллин, Баулы районының авыл җирлеге башлыклары һ.б. булдылар.
Барлыгы праймеризта 3700 якын кеше катнашты.