Изге Рамазан аенда Баулыга Татарстан мөфтие килде

2015 елның 26 июне, җомга

Баулының “Гали” үзәк мәчетендә мөфтий Баулы районы башлыгы Рамил Гәтиятуллин белән очрашты. Очрашу вакытында алар мөхтәсибәт, мәчетләр, аларда ифтар-мәҗлесләрләр үткәрү һәм киләчәктә хезмәттәшлек турында сораулар күтәрделәр.

Озак кына аралашкач, Рамил Гәтиятуллин һәм мөфтий Камил хәзрәт Сәмигуллин Баулының “Өмет” мәчетенә юл тоттылар. Нәкъ монда авыз ачу йоласы узды, чарага район имамнары, күрше өлкәләрнең казыйлары һәм мәчет мәхәлләсенең кешеләре җыелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International