Бу елны Баулы районында 11 сыйныфны тәмамлаучылар саны 215 җитте (147 бала – Баулы мәктәпләреннән, 68 – авыл мәктәпләреннән). Шуларның 17 “Укуда уңышларга ирешкән өчен” Россия медальләре белән бүләкләнделәр. Алар арасында гимназия, 5нче, 6нчы, 7нче, Яңа Чүте, Покровск-Урыстамак мәктәпләренең укучылары. Һәрбер тапшырган имтиханнан 75 балдан артык җыйган өч бала “Укуда уңышларга ирешкән өчен” республика медаленә лаек булды.