Июнь – ял итү чоры. Урманнарда ял иткән туристлар гади чаралар турында оныталар, алар артыннан сүнмәгән учаклар яисә тәмәке төпчекләре кала. Ә синоптиклар коры һәм кызу һава торышын фараз итүен исәпкә алганда, ял итүчеләргә аеруча игътибарлы булырга кирәк.
Иң куркыныч хәлдә Чүпрәле, Буа, Бөгелмә һәм Баулы районнары тора.