Карбызны читләп үтсәк тә ярый

2015 елның 23 июне, сишәмбе

Идарә тармагы хезмәткәрләре әйтүенчә, Россиядә әле карбызлар тиз генә өлгерми. Әлеге культураларны Татарстанга күпләп кертү һәм аларны сату, традицион рәвештә, август аена туры килә. Шулай да, карбызлар тизрәк өлгерсен өчен фермерлар төрле ашлама, шул исәптән туфракта нитратлар барлыкка китерә торган азотлы ашлама кулланырга мөмкиннәр.

Әлеге матдә карбызга сеңеп, аның йомшак өлешенә туплана бара. Ә карбызда нитрат килограммына 60 мг артып китмәскә тиеш икән. Иртә “өлгергән” карбызларда әлеге күрсәткеч ун тапкырдан күбрәк була, ди идарә тармагы белгечләре. Бу организм өчен бик зыянлы. Нитратлар белән агуланган авырлы ханымнар балаларын югалтырга да мөмкин.

Нитрат белән агулануның беренче билгеләре: күңел болгану, косу, тырнаклар, ирен, бит “зәңгәрләнү”, баш авырту. Канда шикәр күп булган очракта карбызны чама белән генә ашау киңәш ителә.

"Хезмәткә дан"
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International