Һәлакәт Баулы территориясеннән узган Мәскәү-Челәбе трассасы өлешендә сәгать 19:20 булды. “ВАЗ-21103” һәм МАЗ машиналары бәрелеште.
Самарадан Челәбе ягына баручы Октябрьский шәһәреннән 21 яшьлек егет идарә итүче транспорт чарасы, сулга борылганда каршы юлдан килүче МАЗ машинасына юл бирмәгән. Нәтиҗәдә “десятка” машинасы белән идарә итүче урында ук һәлак булган, ә өч пассажир Баулы үзәк хастаханәсенә эләккән. МАЗ машинасының хуҗасы яраланмаган.