Кеше өчен аномаль кызулык нәрсә белән куркыныч һәм ничек сакланырга?

2015 елның 20 июне, шимбә

Туры кояш нурлары астында 12:00-17:00 сәгатьләрдә 15 минуттан артык булырга тырышмагыз.

Табигый тукымадан киң өске һәм баш киеме киюе кирәк.

Өйдә күберәк ял итәргә тырышыгыз, күп эшләмәгез.

Күберәк җиләк-җимеш ашагыз, чөнки аларда кеше сәламәтлеге өчен калий һәм магний, минераллар күп. Майлы ашлар белән мавыкмагыз, ашагыз еш һәм азлап.

Сәламәт кешеләргә күберәк су эчәргә киңәш ителә, ә йөрәк авыруы булганнарга – киресенчә – күп эчәргә ярамый. Артык су артерия басымын күтәрә, ә бу йөрәкне нык эшләтә. Чиста су яисә яшел чәй эчегез.

Исерткеч эчемлекләр эчмәгез, тәмәке тармагыз!

Көндез һәм төнлә өй тәрәзәләрен ачык тотыгыз. Кондиционерыгыз булса, аны төнгә калдырмагыз – салкын тиюе мөмкин. Салкын тию шулай ук йөрәк өстәмә йөк бирә.

Йөрәк авыручыларга һәм гипертоникларга дәваланучы табибка барып кайтуы артык булмас. Кирәкле дарулар кул астында булырга тиеш.

Шулай ук йөрәк авыручыларга бакчада эшләү тыела, бигерәк тә җылы яшелчәләр түтәлләре астында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International