Баулының мактаулы гражданины Петр Зотагин 80 яшен бәйрәм итә

2015 елның 20 июне, шимбә

Юбилярны Баулы районы башлыгы Рамил Гәтиятуллин һәм Баулы районы буенча ЭЭМ бүлеге начальнигы Руслан Лавров, элеккеге хезмәттәшләре котлады. Петр Александровичның регалиясен санап бетергесез түгел: Татарстанның атказанган мәдәният эшчесе, журналистлар Союзы әгъзәсе, ТРның ЭЭМ мактаулы эшчесе, «Вдохновение» рус шигъриятен яратучылар клубы әгъзәсе, күп еллар сугыш һәм хезмәт ветераннарының үрнәкле хоры солисты булды. Районыбызның күпчелек кешесе аны бик хөрмәт итә. Берничә ел элек ул Баулы районы газетасының  редакциясендә дә эшләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International