Ике Баулы укытучысы иң яхшы мәктәп директоры исеменә дәгъвалыйлар

2015 елның 17 июне, чәршәмбе

“Мәктәп директоры-2015” Бөтенроссия бәйгесенең икенче турына кергән 80 бәйгеченең исеме билгеле булды. Аларга үзе турында кыска видеотасма төшереп җибәрергә кирәк булачак. Татарстан бәйгечеләр арасында лидер санында – 6 укытучы тәкъдим итә ул. Безнең районнан 6нчы мәктәп директоры Татьяна Малахова һәм Поповка мәктәбе директоры Рима Огородникова булачаклар.

Нәтиҗәләр 1 октябрь көнне әзер булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International