Баулы “Водоканалында” яңа җитәкче

2015 елның 17 июне, чәршәмбе

Җитәкче урынын элегрәк Баулы районы башкарма комитеты җитәкче урынбасары вазифасын башкарган Г.Н.Ибраһимов алды.

Ибраһимов Гамил Наилович 1961 елның 1 сентябрендә туган. Казан дәүләт университетында «Инженер-геофизик» белгечлеген алган. 1996 елда аны администрация башлыгы урынбасары итеп куйдылар. 2003 елдан – социаль сораулар буенча Баулы районы башлыгы урынбасары вазифасында булды, ә 2014 елның маенда – инфраструктура үсеше буенча Баулы районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары булып билгеләнде. Өйләнгән, ике улы бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International