Татарстанда атмосфера корылыгы башланды

2015 елның 16 июне, сишәмбе
Татарстанда атмосфера корылыгы башланды. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор, ТР Фәннәр академиясе әгъза-мөхбире, Казан дәүдәт аграр университетының гомуми игенчелек, үсемлек һәм селекцияләрне саклау кафедрасы мөдире Радик Сафин хәбәр итте.

Белгеч сүзләренчә, атмосфера корылыгы язгы культураларның җир өсте массасы үсүне һәм көзге культураларда бөртек формалашуны акрынайта. Быел, аның сүзләренчә, атмосфера корылыгы аеруча начар: май аенда күзәтелгән эсселек аркасында үсемлекләрнең тамыр системасы зәгыйфь формалашкан. Мондый шартларда авыл хезмәтчәннәренә үсемлекләрне төрле ашламалар белән тукландыру киңәш ителә.

Р.Сафин раслаганча, әлегә туфракта дым җитмәү турында сүз бармый, әмма соңгы вакытта явым-төшемнәр җитәрлек түгел.                                       

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International