Мәктәп лагере яңалыклары

2015 елның 16 июне, сишәмбе
Балалар кыршау әйләндерделәр, иң озын фамилия (Гәрәфетдинова) һәм иң кыска исем (Оля) ияләрен билгеләделәр. Отрядлар гадәти булмаган исемнәрне сайладылар – Лучана, Туран, Ренита. Иң озын чәчле кыз Гыйлметдинова Әделина (62 см) танылды. Буйга иң озын – Ягофаров Рафаэль һәм тәбәнәк – Фәррахова Дарина. Иң кызынган кыз Хәҗиева Алия булды, ә Родион барысыннан да озаграк баскетбол тубын бер бармагында әйләндерде. Бәйгене Ишбулдина Т.А. оештырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International