Баулы шәһәр хөкеме иҗтимагый куркыныч эше кылган 50 яшьлек ир-атка карата җинаять эше карады.
2015 елның 19 гыйнварында ир-ат,айнык булмаган хәлдә, Баулыда үз фатирында, шәхси начар мөнәсәбәтләр барлыкка килү нигезендә, тормыш иптәшенең башын, күкрәген һәм билен 30 тапкыр пычак белән яралаган. Шулай ук 4 тапкыр йодрык һәм урындык белән суккан. Хатын-кызга вакытында медицина ярдәме күрсәтелгән.
Соңыннан ир-атның шәхеслеге, катнаш авырулар сәбәпле, органик бозулык сыйфаты ачыкланды, шул санда озакка сузылучан сәрхүшчелек. Кылган гамәлен аңламыйча башкарган.
Хөкем, прокуратура фикере белән килешеп, гаеплене психиатрия стационарына дәвалауга юнәлткән.